Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

“Сад памяти”

“Сад памяти” Бөтенил акциясе кысала­рында Бөек Ватан сугышында һәлак булган миллионнарча совет кеше­се истәлегенә шул санда агачлар утыртыла. Әлеге акциядә укучылар белән  ел саен теләп  катна­шабыз. Бу чарада катнашу горурлык хисләре уята. Акция әйләнә-тирәбезне яшелләндерү максатында да зур роль уйный.Быел укучылар белән миләш агачлары утыртылды.