«Георгиевская ленточка» Бөтенроссия акциясе
2024 елның 24 апреленнән 9 маена кадәр Россия Федерациясе территориясендә «Георгиевская ленточка» Бөтенроссия акциясе уздырыла.
Георгиев лентасы - ул безнең азатлыгыбызны яулап көрәшкән сугышчыларның хәтере һәм бердәмлегенә ихтирамлык символы. Әлеге акция кысаларында үзәк урамда авылдашларның күкрәкләренә Георгиев тасмасы беркетелде.