"Татар шигъриятендә җидегән йолдыз" - әдәби кичә
Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулу уңаеннан 8 нче сыйныф укучылары белән "Татар шигъриятендә җидегән йолдыз" исеме астында әдәби кичә үтте. Укучыларга видеозяма аша шагыйрьнең тормыш юлы турында сөйләнде, укучыларның аң – белемнәрен ныгыту максатыннан шагыйрьнең иҗатына багышланган интеллектуаль уенда катнаштылар.
Әдәби кичә татар халкының гимнына әйләнгән “Туган тел” җыры белән тәмамланды.