Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

«Чудеса без чудес» - интеллектуаль уен

Укучыларда химия фәненә карата кызыксыну уяту һәм укучыларның химия фәне буенча алган белемнәрен ныгыту максатыннан Пушкин картасы кысаларында  9 сыйныф укучылары өчен «Чудеса без чудес» исеме астында интеллектуаль уен узды. Биредә укучылар ике командага бүленеп берничә турдан торган биремнәрне үтәделәр. Әлеге уенның иң мавыктыргыч өлеше төрле кызыклы тәҗрибәләр ясап карау булды.