Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

«Интернет – безопасное пространство» - мәгълүмат сәгате

Бүген интернет тормышыбызга шул кадәр нык итеп килеп керде, хәтта аннан башка тормышны күз алдына китерү дә авыр. Әлбәттә, интернет күп кенә эшләрне җиңеләйтте. Әмма уңай якларыннан тыш, күп кенә тискәре яклары да килеп чыкты. Интернет кешеләрне үзенә “йота” башлады, шул сәбәпле, бигрәк тә яшьүсмерләрдә психик тайпылышлар барлыкка килүен күрәбез. Төрле провакацион рекламаларга ышанып кешеләр акчаларын гына түгел, гомерләрен дә югалта алалар. «Интернет – безопасное пространство» исеме астында мәгълүмат сәгате яшьүсмерләр өчен үткәрелде. Әлеге мәгълүмат сәгатенең  төп максаты - алда әйтеп үткән куркынычлар һәм интернеттан дөрес файдалану турында аңлату иде.