"дуслар белән бергәләп" - очрашу
Ялгызлыкны җиңәргә ярдәм итү, аралашу мөмкинлеге бирү, яңа дусларча мөнәсәбәтләр урнаштыру өчен иң уңайлы урын булып китапханә тора. Күчмә китапханә дуслары белән берлектә әлеге максаттан “дуслар белән бергәләп “ исеме астында очрашу уздырылды. Биредә дуслар китапханәнең эшчәнлеге, музей почмагы, китап фонды белән таныштылар. Бүгенге көндә китапның тоткан урыны турында фикерләр алышынды.