Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

“Җир йөзенең матур гөлләре" - әдәби музыкаль кунакханә

 Җылы кояш нурларына төренеп, йөгерек гөрләвекләре белән йөгереп язның беренче ае — март та килеп җитте. Барыбызга да билгеле, әлеге айның иң матур, иң олы бәйрәме — 8 Март — Халыкара хатын-кызлар көне. Әлеге якынлашып килүче бәйрәм уңаеннан ,китапханәгә актив йөрүче ханымнар өчен “Җир йөзенең матур гөлләре"исеме астында әдәби музыкаль кунакханә үткәрелде. Бәйрәм кичәсе, кунакларны матур җырлар астында каршы алып, бәйрәмнең кайдан килеп чыгышы турында сөйләнеп башланып китте. Кичә матур шигырьләр, җырлар, күңелле уеннар белән үрелеп барды.