Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

«Авыл яши» республика проекты

 Районыбызда «Авыл яши» республика проекты старт алды. Әлеге мәгълүмати проект авылны саклауга-яшәтүгә юнәлдерелгән. 

Чираттагы очрашу мәдәният йортында уздырылды. Очрашуда район җитәкчелеге, авыл җирлеге башлыгы, шәхси эшмәкәрләр, югары сыйныф укучылары, авыл яшьләре  катнашты. Биредә авыл хуҗалыгын үстерүгә юнәлдерелгән республика программалары, авылга кагылышлы мәсьәләләр турында ачыктан-ачык сөйләшү, киңәш-тәкъдимнәр, ярдәм чаралары турында җиткерелде. 

Авыл хуҗалыгы үсешенә багышланган китап һәм журналлар күргәзмәсенә күзәтү ясалды, бакчачылык, терлекчелек, гөлләр үстерү, җир эшкәртү серләрен туплаган басмалар белән таныштылар.