Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

"Сине зурлап күпме җырлар җырланган, иң мөкатдәс шигьри юллар юлланган»- әдәби - музыкаль кичә

 21 февраль "Халыкара туган тел" көне уңаеннан  "Сине зурлап  күпме җырлар җырланган, иң мөкатдәс шигьри юллар юлланган» дип исемләнгән әдәби - музыкаль кичәгә үз телләрнә мөккибән булмаган укучылар җыйналды.

Телне халык дәрья белән,андагы сүзләрне мәрҗәннәр белән чагыштыра. Шул дәрьяның хәзинәләре белән танышып, сүзнең тылсымлы көченә тагын бер мәртәбә инандылар укучылар.

Әлеге кичәгә дә төрле милләт вәкилләреннән булган укучыларыбыз үз телләрендә сөйләделәр, җырладылар. Бөек әдипләребезнең тел турында әйтелгән фикерләре белән таныштылар, мәкальләрне искә төшерделәр.