Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

"Горячи слезы Афганистана" - экскурсия

 15 нче февраль - Россиядә интернационалист сугышчыларны искә алу көне.Сугышта катнашучылар гына түгел, бүгенге яшьләр һәм киләчәк буын кешеләре дә бу вакыйганы онытырга тиеш түгеллеген янәдән искә төшерү максатыннан 10 сыйныф укучылары өчен районыбыз әфганчылары җәмгыяте җитәкчесе Дилүс Гатиятуллин башлангычы белән оештырылган музейга сәяхәт оештырылды.  Дилүс Мәгсум улы үзенең тормыш юлы, хезмәте турында эчтәлекле чыгыш ясады. Әлеге музейның ачылышы һәм биредәге экспонатларның тарихы белән таныштырды. Укучыларның сорауларына җаваплар бирде, киңәшләрен җиткерде.