Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

«Страницы блокады» - хәтер сәгате

Ленинград блокадасы вакыйгалары белән таныштыру, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан 9 «А» сыйныф укучылары өчен «Страницы блокады» исеме астында хәтер сәгате узырылды.Биредә Ленинград камалышында яшәүчеләрнең авыр сынаулары турында сөйләнде. Оборонада катнашучыларның һәм Невадагы шәһәр халкының батырлыгы бер укучыны да битараф калдырмады. Шулай ук әлеге чарада “Краткая история блокады Ленинграда” видео язмасы тәкъдим ителде. Укучыларның беле мнәрен ныгыту максатыннан блиц опрос уздырылды.