Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

"Гомер бәйрәме"

Тормышы, яшәү рәвеше белән һәркемгә үрнәк кешеләр бар. Шундыйларның берсе Чепья авылында гомер кичерүче, олы хөрмәткә лаек ветеран укытучы Семовская Галина Николаевна! Шушы көннәрдә бөтен гомерен балалар укытуга багышлаган Галина Николаевна олуг юбилеен билгеләп үтте.

Гомер бәйрәме һәм якынлашып килүче Яңа ел уңаеннан ветеран укытучыбыз җылы котлаулар һәм рәхмәт сүзләре кабул итте.