Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

«Җылылык көтә җирдә һәр йөрәк» - әдәби - музыкаль кичә

Декабрь башы ел саен Инвалидлар декадасы буларак билгеләп үтелә. Бу декаданың төп максаты - физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең проблемасына җәмгыятьнең игътибарын җәлеп итү. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен гади аралашу да  бик мөһим. «Җылылык көтә җирдә һәр йөрәк» дип исемләнгән әдәби - музыкаль кичә дә шул максаттан “Наз” тернәкләндерү үзәгендә урнашкан күчмә китапханәдә уздырылды. Әлеге кичә җыр- моң белән үрелеп барды. Ф.Яруллин, Г. Сәгыйров, Чулпан Габделганиева иҗатларына  тукталдык,шигырьләр укыдык.