Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

«СПИД: опасно не знать» - видеоязма

1 декабрь – Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы игълан иткән Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне. Бу көн ВИЧ – инфекциясе таралуын һәм ВИЧ – инфекция эпидемиясенең афәтле нәтиҗәләрен киметү өчен авыру турында халыкның хәбәрдар булырга тиешлеген искәртү көне булып тора. Шул максаттан, китапханә аккаунтында  «СПИД: опасно не знать» исеме астында видеязма тәкъдим ителде. Әлеге видеороликта сүз  СПИДның  кешелек дөньясына бик зур куркыныч йогынты белән янаучы глобаль эпидемия булуы хакында иде.