Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

«Сезнең гомер — безнең горурлык» - әдәби муз кичә

Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан «Сезнең гомер — безнең горурлык» исеме астында әдәби - музыкаль кичә уздырылды. Өлкәннәребезнең барысы да җыр-моңга осталар, гармун көйләренә кушылып матур җырлар яңгыраттылар, яшьлекләрен искә алдылар. Бәйрәм белән котлап мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Михайлова Евгения Петровна үзенең матур теләкләрен җиткерде, дәртле җырларын яңгыратты. Алыштыргысыз гармунчыбыз, моңлы сандугачыбыз Ишмуратова Нурҗихан апа һәм авылдашларның яраткан җырчысы Булат Назипов моң дөньясына алып керделәр. Бәйрәм белән котларга  авыл җирлеге башлыгы Нотфуллин Азат Газизуллович та килгән иде. Ул өлкәннәргә иң изге, ихлас теләкләрен җиткерде. Авыл үзешчәннәре көче белән куелган "Табылдык" спектаклен экран аша  тәкъдим ителде, өлкәннәребез тарафыннан бик җылы кабул ителде.