Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

"Шах и мат"

Бүген мәдәният йортында авылдашыбыз хезмәт ветераны Андреев Александр Павловичның 85 яшь тулу уңаеннан бик матур бәйрәм чарасы уздырылды. Александр Павлович Чепья сельхозтехникасын үстерүгә зур өлеш керткән хөрмәтле шәхес. Лаеклы ялда булса да яшьләргә үрнәк булырдай кеше ул. Балтач районы ветераннары арасында шахмат ярышларында актив катнашучы булып тора.
Бүгенге бәйрәмгә юбилярның шахмат уены белән мавыгучы дуслары җыелды. Балтачтан гына түгел ә Арча якларыннан да килүче дуслары бар иде.
Шул мизгелләр белән сезнең белән дә уртаклашып китим әле.