Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

“Всемирная паутина” - видеоязма

 Ел саен 30 сентябрьдә Россиядә интернет көне билгеләп үтелә. Әлеге  көн уңаеннан 8 сыйныф укучылары өчен «Таинственная паутина: ресурсы Интернета» исеме астында мәгълүмат  сәгате уздырылды. Биредә укучылар өчен интернетның уңай һәм тискәре яклары турында сөйләнде. Укучылар интернет дөньясына карата фикерләрен белдерделәр, кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде. ВК эш аккаунтында “Всемирная паутина” исеме астында презентация тәкъдим ителде.