Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

«Героиня войны Зоя Космодемьянская» - батырлык сәгате

Зоя Космодемьянскаяның 100 еллыгы уңаеннан 9 сыйныф укучылары белән «Героиня войны Зоя Космодемьянская» исеме астында батырлык сәгате  уздырылды. Сүз,укучылар белән батырлык турында әңгәмә белән башланып китте, көндәлек тормыштан дәлилләр, мисаллар  китерелде. Зоя Космодемьянскаяның батырлыгы турында сөйләнде, видеоязма тәкъдим ителде. Шулай ук укучылар әнисе Любовь Космодемьянская язган китап белән таныштылар. Батырлык сәгате бер минутлык тынлык белән тәмамланды