Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

"Антым белән илне якладым" - шигърият кичәсе

25 август – шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу көне буларак тарих битләренә язылып куела. Әлеге көн уңаеннан “Наз” тернәкләндерү үзәгендә сәламтлекләрен ныгытучылар өчен "Антым белән илне якладым" исеме астында шигърият кичәсе уздырылды. Әлеге кичәдә җәлилчеләр, данлыклы Плетцензее һәм моабит төрмәләре турында мәгълүмат бирелде, “Моабит дәфтәрләре”ннән шигырьләр укылды. Кичәдә катнашучылар үзләре дә шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләделәр.