Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

“Россия. Русь. Родина моя» - китап күргәзмәсенә күзәтү

12 июньдә – меңъеллык тарихлы, бай мираслы, үзенең иксез-чиксез киңлекләрендәге күп милләтләрне һәм мәдәниятләрне берләштергән дәүләт көнен билгеләп үтәбез.

Әлеге истәлекле көн уңаеннан китапханәдә “Россия. Русь. Родина моя» исеме астында китап күргәзмәсе эшләде. Күргәзмә ике бүлектән торды. Беренче бүлек “Из истории России” исеме астында “Наша Россия”, “История России”, “Победы русской армии и флота”, “Я гражданин России”,”Удивительная Россия китапларын үз эченә алды. Икенче бүлек “Культурные традиции – это богатство нашей многонациональной страны” исеме астында эшләде. Биредә мәдәниятебезгә кагылышлы “Культура народов России», «Этнокультура тюркских и финно – угорских народов Татарстана» китаплары урын алды. Күзәтү ясалды.  Күргәзмәдән китаплар тәкъдим ителде.