Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

"Сабантуйга бүләккә"

«Сабантуйга бүләккә» исеме астында Сабантуй алдыннан  үткәрелә торган  матур йола “Әрәпә” йоласы авылыбызның мәдәният йорты хезмәткәрләре, авыл яшьләре, бала – чагалары, гомумән – авыл халкы белән берлектә оештырылды. Бу көнне авыл, гармун моңнарына , милли киемнәрдән киенгән егет- кызларның шат авазларына күмелде. Шушындый матур чараларның максаты-  яшьләребезне милли рухта, үткәннәрне онытмыйча, милли бәйрәм һәм йолаларны өйрәнүгә этәргеч ясау.