Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

Бөтенрәсәй “Библионочь – 2023» акциясе

Бөтенрәсәй “Библионочь – 2023» акциясе кысаларында яшьләр өчен «Волшебная ночь в книжной лавке» исеме астында библиокафе уздырылды.  Тыныч, иркен атмосферада, тәмле каһвәдән авыз итеп башланган  әлеге җылы очрашу кечкенә генә бер бәйрәм төсмере алды. Чараның беренче өлешендә әлеге акция максаты, турында сөйләнде, китапханәгә кайткан яңа  китапларга күзәтү ясалды. Икенче өлешендә -укытучылар елына басым ясалды. Әлеге чарада укытучы һөнәрен сайлаган укучыларыбыз белән кызыклы  әңгәмә корылды, яратып укыла торган китаплары турында сөйләнде.  Киләчәккә яңа матур планнар корылды.