Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

«Һәр җәүһәрдә – халкым тарихы» - экскурсия

Халыкара музейлар көне – ел саен 18 майда уздырыла торган бәйрәм. Шул уңайдан китапханәнең актив  укучылары белән Карадуган авылында урнашкан Себер тракты тарихы һәм Муса Җәлил музеена сәяхәт кылдык. Музей хезмәткәрләре һәм дә Фирая Зыятдинова җылы каршы алдылар, музей буйлап кызыклы сәяхәт оештырдылар. Үз чиратыбызда әлеге музейга истәлекле бүләкләр тапшырдык, кабат очрашуны максат итеп кайттык.