Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

"Гаилә - бәхет бакчасы" - әдәби музыкаль кичә

15 майда - табигатьнең яшеллеккә күмелгән, иң гүзәл вакытында Халыкара гаилә кенен билгеләп үтәбез. Гаилә бәйрәме бәхетле булуның һәм узара аңлашып яшәүнең кыйммәтен тагын бер мәртзбә искәртү өчен тәгәенләнә. Әлеге бәйрәм көне уңаеннан "Наз" тернәкрәндерү үзәгендә Чепья мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә  "Гаилә - бәхет бакчасы" исеме астында
әдәби - музыкаль кичәсе  уздырылды. Биредә бәйрәм тарихы турында әйтелеп кителде, укучылар яратып өлгергән язучылар Зифа Кадырова, Гөлсинә Галимуллина, Рәмзия Габделхакова китапларыннан гаилә тормышына кагылышлы һәм шул ук вакытта тетрәндергеч вакыйгаларны тасвирлаучы өзекләр укылды.Гаиләләр шулай ук үзләренең тормыш тәҗрибәләре белән, гаилә тормышында булган кызык вакыйгалар белән дә уртаклаштылар. Матур эчтәлекле шигырьләр, җырлар белән үрелеп барган әлеге кичә җылы мөгалләмәдә үтте.