Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

«Память огненных лет» китап күргәзмәсенә күзәтү

Бөек Җиүнең 78 еллыгы уңаеннан «Память огненных лет» исеме астында китап күргәзмәсе эшләде.

Күргәзмәдә китапханә фондында булган, сугыш темасын чагылдырган тарихи һәм әдәби китаплар тәкъдим ителде. Алар арасында “Татарстан в годы Великой Отечественной войны”, 3 томнан торган «Живая память», «Герои Советского Союза», «Хәтер.Память”, “Солдат хатлары”, Әлфия Шамованың “Ут эчендә туган матбугат” , Хәйдәр һәм Айдар Басыйровның “Ватанга тугры калдылар” китаплары һәм 1945 елда басылган “Правда” газетасы укучылар тарафыннан аерым игътибарга лаек булды.