«Представляем профессию»
Укучыларга һөнәр сайлауда юнәлеш бирү, теге яки бу һөнәргә карата кызыксыну уяту маскатыннан 8 сыйныф укучыларына «Представляем профессию» исеме астында СХППК “Май” кооперативына экскурсия оештырылды. Баш инженер Гайнетдинов Рөстәм Рубин улы укучыларны әлеге сөт – май комбинаты белән таныштырды. Шулай ук биредә эшкәртелә торган сөт продукциясе һәм технологиясе турында тулы мәгълүмат, укучыларның кызыксындырган сорауларына җавап бирде.