“Ачыйк күңелләрне ак нур белән...” - әдәби кичә
Китапханәдә “Ачыйк күңелләрне ак нур белән...”-исеме астында әдәби кичә шулай ук Габдулла Тукайның тууына 137 еллыгы уңаеннан 8 сыйныф укучылары өчен уздырылды. Мәшһүр әдипнең мәхәббәте - Зәйтүнәгә багышланган кызыклы видеоязма күрсәтелде. Тукай әсәрләре буенча белемнәрен ныгыту,шагыйрь иҗатына, тормышына кызыксыну, горурлык хисе тәрбияләү максатыннан шагыйрьнең шигырьләре укылды, викторина уздырылды.