Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

«Татар шигъриятендә җидегән йолдыз” - әдәби кичә

 «Татар шигъриятендә җидегән йолдыз” исеме астында уздырылган әдәби кичә бөек шагыйребез Габдулла тукайның тууына 137 еллыгы уңаеннан “Наз” тернәкләндерү үзәгендә сәламәтлекләрен ныгытучылар өчен уздырылды. Биредә шагыйрьнең тормыш юлын, иҗатын искә төшерделәр, шигырьләрен яттан сөйләделәр. Чара барышында “Милләтебезнең йөзек кашы”  дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштылар, күргәзмәдән китаплар тәкъдим ителде. Әдәби кичә татар халкының гимнына әйләнгән “Туган тел” җыры белән тәмамланды.