«Радуга национальных культур» - квест уен
«Радуга национальных культур» - исеме астында Пушкин картасы кысаларында 8 сыйныф укучылары белән квест уен уздырылды. Биредә укучылар 3 станциядә рус, татар, удмурт халкының мәдәнияте, йола –бәйрәмнәре, милли ризыклары, әкиятләре буенча көч сынаштылар. Укучылар барлык станциянең биремнәрен дә төгәл үтәделәр.