Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

"День святых чудес» - посиделки

 Бу көннәрдә православие христианнары үзләренең Пасха бәйрәмен билгеләп үтәләр. Әлеге бөек дини бәйрәм уңаеннан китапханәдә 8 сыйныф укучылары өчен “День святых чудес» - исеме астында утырма (посиделки) уздырылды.Бирегә Чепья чиркәве настоятеле отец Сергий чакырылды. Ул укучыларга әлеге бәйрәмнең асылы турында сөйләде, укучыларның сорауларына җавап бирде. Ә соңыннан укучылар узара төрле кызыклы уеннарда көч сынаштылар.«Моя пасхальная корзиночка»-исемле күргәзмә дә укучыларга кызыклы булды.Утырмада бәйрәм куличы һәм буялган йомыркалардан да авыз ителде.