Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

"Күңел галәмем - шигырьләрдә" - шигърият кичәсе

21 март – Бөтендөнья шигърият көне уңаеннан “Наз”тернәкләндерү үзәге укучылары өчен «Күңел галәмем – шигырьләрдә” исеме астында шигърият кичәсе уздырылды. Биредә рус һәм татар шагыйрьләренең шигырьләре укылды. Районыбыз шагыйрьләренең иҗаты барланды. Әлеге кичәдә катнашучылар үзләре дә күңел түреннән чыккан шигъри юлларын башкалар белән дә уртаклаштылар. Нәкыйп абый, Нурҗихан апа тальян гармуннары белән кичәгә үзгә ямь өстәделәр.