Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

“Гомерем көзләргә барса да...” - очрашу

Кеше гомеренең язын, җәен яки көзен билгеләү, мөгаен, мөмкин түгелдер. Һәр чорның үз матурлыгы, үз яме бар. “Гомерем көзләргә барса да...” исеме астында очрашу “Наз” тернәкләндерү үзәгендә сәламәтлеген ныгытучы ветеран китапханәчебез Гаврилова Раиса Каюмовнага багышланды. Биредә ветераныбызның  гомер бәйрәмен уздырып, аңа матур теләкләр, җырлар һәм истәлек бүләге тапшырылды.