Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

Үлемсез батырлар

 

25 август – шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу көне буларак тарих битләренә язылып куела.

җәлилчеләр хакында янәдән – янә яңа мәгълүматларны 

җиткерү, патриотлык хисе тәрбияләү максатыннан китапханә акаунтында #Үлемсез батырлар  исеме астында видеозма тәкъдим ителде.

Җәлилче унбер татар яугиренең фашист төрмәсендә 1944 елның 25 августында гомере киселгәнгә 78 ел. Изге сугыш антын соң чиккәчә керсез саклаган яугирләр: Абдулла Алиш, Гайнан Кормаш, Фоат Сәйфелмөлеков, Гариф Шабай, Әхмәт Симай, Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Сәлим Бохаровларның һәркайсы халкыбыз күңелендә генә түгел, Бөек Ватан сугышы тарихында да якты ядкәр булып сакланырлык данлы һәм фаҗигале гомер кичерде.