Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

«Йолалар – буыннар җебе»

 «Наз» тернәкләндерү үзәгендә урнашкан күчмә китапханә укучылары өчен «Йолалар – буыннар җебе» исеме астында кич утыру йоласы уздырылды. Биредә татар халкының “Бишле”, “Сакта” “Тәңкә салыш” һәм башка уеннарын уйнадык. Авылыбз күпмилләтле халкы белән дус – тату яшәгәнлектән, удмурт, керәшен халык җырлары, биюләре дә башкарылды. “Хәтер сагындагы ядькәрләр” дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим ителде. Биредә  милли калфаклар, чигүле сөлгеләр, кулъулыклар,  камзул һәм башка күп төрле кул эшләре белән танышырга булды.