Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

«Гаилә бәхете язгы ташу түгел,үзе килми юллар ярмыйча»

 

Ничек кенә гадәти яңгырамасын, кеше язмышында иң мөһим, кирәкле һәм аерылгысыз урынны аның гаиләсе алып тора. Гади, 5 хәрефтән генә торган сүз, ә үзендә нинди олы мәгънә, җылылык һәм рухи күтәренкелек сыйдырган төшенчә. Язның ак чәчәкләргә күмелгән мәлендә, 15 майда без Халыкара Гаилә көнен билгеләп үтәбез.

" Гаилә бәхете язгы ташу түгел, үзе килми юллар ярмыйча” дигән исем астында әдәби – музыкаль кичә “Наз” тернәкләндерү үзәгендә сәламәтекәрен ныгытучы укучыларыбыз өчен уздырылды. Иң элек укучыларыбызны әлеге матур көн белән котладык һәм китап күргәзмәсе белән таныштырдык, әдәби әсәрләрдән өзекләр укылды. Гаилә бәхетле булсын өчен нишләргә кирәк дигән сорауга  җаваплар эзләдек. Чарада катнашкан парлы гаиләләр арасында җитезлек һәм зирәклеккә юнәлтелгән уеннар оештырылды, матур җырлар яңгырады.