Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

“Җуелмас хәтер”

 

Илебездә Җиңү бәйрәменнән дә дулкындыргыч бәйрәм юк. Бу – бөек бәйрәм генә түгел, батырлык, фидакарьлек үрнәге күрсәтеп, югалтулар бәрабәренә җиңү яулаучыларны искә алу көне. 

Шул уңайдан 8 сыйныф укучылары өчен “Җуелмас хәтер” исеме астында тарихи сәгать уздырылды.

Укучыларга Бөек Ватан сугышына районыбыздан күпме кеше алынуы һәм үзебезнең Советлар Союзы Геройлары турында сөйләнде. Шулай ук  өчпочмаклы хатлар, хәрби-кыр почтасының нинди булуы, сугыш кырларыннан газиз туганнарына һәм якыннарына 

бу хатларның нинди шартларда язылуы турында да мәгълүмат бирелде, әлеге хатлардан өзекләр укылды. Әлеге чара видеоязма белән үрелеп барды.