Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

«Под салютом Великой Победы»

 

Сугышның утлы өермәсе бөтен илне айкап үтте, һәр йортка, һәр гаиләгә гомерлек кайгы-хәсрәт, зур михнәтләр китерде, берничә буын кешеләренең бәгырен көйдереп, язмышларын җимереп узды. Бүгенге яшьләр бу сугышны күбрәк кинолар һәм китаплар буенча гына беләләр. Сугыш, аның геройлары 

турындагы истәлекләрне саклап калырга безгә китаплар ярдәм итә. Бөек Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан «Под салютом Великой Победы» исеме астында китап күргәзмәсе эшләде. Күргәзмәдә китапханә фондында булган, сугыш темасын чагылдырган тарихи һәм әдәби китаплар тәкъдим ителде.

Алар арасында “Татарстан в годы Великой Отечественной войны”, 3 томнан торган «Живая память», «Герои Советского 

Союза», «Хәтер.Память” китаплары, “Солдат хатлары”, 1945 елда басылган “Правда” газетасы укучылар тарафыннан аерым игътибарга лаек булды.