Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

"Бөреләнә күңелем гөлләре"

 Яз фасылы әйләнә-тирә дөньяны ничек үзгәртсә, мәдәният тә кешене нәкъ шулай ук рухландыра, аның күңелендәге иң яхшы сыйфатларны һәм иҗади мөмкинлекләрне уята. 25 март мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан “Наз” тернәкләндерү үзәгендә урнашкан күчмә китапханә укучылары өчен “Бөреләнә күңелем гөлләре” исеме астында шигъри музыкаль кичә үтте. Әлеге кичәдә өлкәннәребез  үзләре уйнап үскән, “Йөзек салыш” , “Капкалы”,  уеннарын уйнады, уен җәзасы буларак мәкальләр, тизәйткечләр , әдәби әсәрләр буенча сораулар, кызыклы “җәзалар” бирелде.