Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

"Хуш киләсең, Нәүрүз".

 

Халкыбызның йолаларын, гореф-гадәтләрен яшьләргә, балаларга өйрәтү максатыннан китапханәбездә 8 сыйныф укучылары өчен "Хуш киләсең Нәүрүз" исеме астында  йола -бәйрәм үткәрдек. Бәйрәменең килеп чыгышын һәм аның 

мәгънәсен аңлатып китү теләгендә укучыларыбыз өчен видеоязма тәкъдим ителде. Бәйрәмнең хуҗасы Нәүрүзбикә укучыларга матур теләкләр теләде, шигырьләр укыды. Укучыларның аң –белемнәрен ныгыту, тапкырлыкка осталыкларын сынау  максатыннан бергәләшеп  викторина сорауларына җаваплар эзләдек.

Бәйрәм  ахырында Нәүрүзбикә укучыларны күчтәнәчләр белән сыйларга да онытмады