“Хәтер сагындагы ядькарләр”
Авыл тарихын тулыландырырлык мәгълүматларны җыйнау, барлау максатында китапханәбездә музей почмагы эшли. "Хәтер сагындагы ядькәрләр" дип исемләнгән чара 8 сыйныф укучылары өчен китапханәбезнең музей почмагында уздырылды. Күптөрле һәм эчтәлекле экспозицияләр укучыларга туган төбәкнең үткәнен өйрәнергә, халкыбызның гореф-гадәтләренә, матур традицияләренә ихтирам тәрбияләүдә ярдәм итәләр.