Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

«Бүләк итик йөрәк җылысын»

 3 декабрь. Бу көн календарьда үзгә урын алып тора һәм физик – акыл мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең проблемаларына игътибарны җәлеп итү максатында үтелә. «Бүләк итик йөрәк җылысын» дип исемләнгән әдәби - музыкаль кичәбез дә шул максаттан “Наз” тернәкләндерү үзәгендә урнашкан күчмә китапханәдә уздырылды. Әлеге кичә җыр- моң белән үрелеп барды. Ф.Яруллин, Г. Сәгыйров, Чулпан Габделганиева иҗатларын искә төшереп, шигырьләр укылды.

Гөлсинә Галимуллинаның “Мәңгелек ярату” исемле китабына күзәтү үткәрелде, китаптан өзекләр укылды.Чынбарлык вакыйгаларга нигезләнеп язылган әлеге повестьта әсрнең төп төп герое - үзебезнең якташ егет. Повестә әлеге геройның фаҗигале язмышы, тормыш сукмаклары, хис – кичерешләре тасвирлана.