Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

"Кояш кирәк җир йөзенә, әни кирәк һәркемгә"

 

Салкын кышларга кереп барганда, без иң җылы һәм якты бәйрәмнәрнең берсен – Әниләр көнен билгеләп үтәбез. “Кояш кирәк җир йөзенә, әни кирәк һәр кемгә” дип исемләнгән әдәби –музыкаль кичәгә актив китап укучыларыбыз, ветеран китапханәчеләребез һәм язмыш тарафыннан кыерсытылган, авыру бала тәрбияләүче әниләр  чакырылды.  Бәйрәм зур җанлылык, җылылык белән уеннар, җырлар, котлаулар белән аралаштырып барылды. “Йомшак күңелле фәрештәләр”дип исемләнгән китап күргәзмәсендә шагыйрьләрнең газиз әниләргә багышланган шигырьләре, әсәрләре кертелгән китаплар, газета- журнал материаллары урын алды. Күргәзмәгә күзәтү ясалды, китаплар тәкъдим ителде.