"Игротека в библиотеке"
14 август көнне Чепья авыл китапханәсендә уналты яшьтән өлкәнрәк укучылар өчен “Игротека в библиотеке” исеме астында өстәл уеннары уздырылды. Өстәл уеннары белемнәрне үстерергә, фикерләргә, хәтерне яхшыртырга ярдәм итә.
Укучылар иң элек өстәл уеннары тарихы белән һәм “Шах и мат”исемле китап күргәзмәсе белән таныштылар. Әлеге күргәзмәдә шахмат, шашка ярышларына багышланган китаплар урын алды. Соңыннан исә һәр укучы өстәлләргә бүленеп утырып лото, домино, шахмат уеннарында үзләренең көчләрен сынаштылар.