Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

"Хәтер сагындагы ядькәрләр"

Чепья авыл китапханәсендә музей почмагыбыз бар.Анда халкыбызның борынгы көн-күреш әйберләреннән:бала бишеге,читек,түбәтәй,калфаклар,самавыр,кулдан сугылган ,чигелгән сөлгеләр һ.б.төр йорт кирәк яраклары урнаштырылган. Биредә төрле катлам укучылар өчен экскурсияләр, очрашулар үткәрелә. 6 февраль көнне чираттагы экскурсия 9 сыйныф укучылары өчен үткәрелде.Укучылар туган ягыбызның тарихи үткәне, матур йолалары,борынгы бәйрәмнәре белән якыннан таныша алдылар.