Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

“Гомер көзе”

Чепья авыл китапханәчесе, Балтач муниципаль районындагы “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә, өлкәннәр көне уңаеннан “Гомер көзе” дип исемләнгән шигъри музыкаль кичә уздырды. Кичәбез моңлы җырларыбыз, матур сүзләребез, шигырьләребез белән үрелеп барды. Бәйрәмнән өлкәннәр бик канәгать булып, җылы хисләр, матур тәэсирлэр белән калдылар