Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

"Алиһәдер син - хатын -кыз"

8 март -  язның иң җылы, иң матур бәйрәмнәренең берсе. Шул уңайдан Чепья авыл китапханәсендә "Алиһәдер син - хатын -кыз" дип исемләнгән әдәби музыкаль кичә үтте. Кичәгә авылыбызның ветеран китапханәчеләре, «Туганай” керәшен ансамбле, “Наз” тернәкләндерү үзәгендә сәламәтлекләрен ныгытучы апалар чакырылды. Бәйрәм кичәсе җырлар, шигырьләр белән үрелеп барылды.