"Май чабу"
Христиан динендәге халыкларның уеннар, шаян җырлар, нигъмәт тулы өстәлләр белән үткәрә торган бәйрәмнәре шактый. Күңелгә кереп кала торган шундый бәйрәмнәрнең берсе - май чабу, ягни Масленница кыш беткәндә була.
10 мартта Чепья авыл китапханәсендә өлкәннәр һәм балалар белән уенлы- җырлы кичә оештырылды. Китапханәче Май чабу бәйрәменең килеп чыгу тарихы, традицияләре турында кычкача сөйләде. Өлкәннәр җырлады, тапкыр сүзләр әйтеште, балалар шигырь сөйләде. Бәйрәм коймак белән чәй өстәле артында дәвам итте