Центральная библиотека

Питрәч үзәк китапханәсе тарихы

Питрәч үзәк китапханәсе тарихы

Питрәч район китапханәсе 1933 елда ачыла. Берече китапханәче  Костина Агриппина Михайловна  була.  Питрәч  район архивында район мәгариф бүлегенең приказлар китабында  Костина А. район китапханәсенең мөдире итеп 10 июньнең 1939 елында  алынуы турында 93нче приказда язылган. Ул  1940нчы елның  22 маена кадәр эшли. Аннан соң Питрәч район китапханәсендә эшләделәр:

 

ПИТРӘЧ РАЙОН КИТАПХАНӘСЕ МӨДИРЛӘРЕ:

(Мәгълүматлар  Питрәч район мәгариф бүлегенең приказлар китабыннан алынды)

 

  1. 1.      КОСТИНА АГРИППИНА МИХАЙЛОВНА- 10.06.1939-22.05.1940гг.
  2. 2.      ДРОГЛОВА Е.
  3. 3.      АДАЛЮК АННА ФЕДОРОВНА- до 1944 г.
  4. 4.      ВАВИЛОВА МАРИЯ ТИМОФЕЕВНА- 1944-1946гг.
  5. 5.      ЗАХАРОВА ОЛЬГА ВАСИЛЬЕВНА- 1947-1948гг.
  6. 6.      ЧЕРНОБРОВКИН НИКОЛАЙ ФЕДОРОВИЧ-1948-1950гг.
  7. 7.      СЕМИНА АНАСТАСИЯ АЛЕКСАНДРОВНА-1950г.
  8. 8.      ШУЛАЕВА АННА ПАВЛОВНА-1951г.
  9. 9.      ДРОЖЖЕВА ЗИНАИДА ИВАНОВНА- 1952-1954гг.
  10. 10.  ЛАИШЕВКИН НИКОЛАЙ АЛЕКСАНДРОВИЧ- 1954г.
  11. 11.  ОСПЕННИКОВА ОЛЬГА АНДРЕЕВНА- 1954-1966гг.
  12. 12.  МИННИБАЕВА АМИНА МИНГАЛИЕВНА- 1966-1974гг.
  13. 13.  НАЗМУТДИНОВА ХАЛИСА МИННЕХАНОВНА-1974-1977гг.
  14. 14.  ХАЕРТДИНОВА АСИЯ АХМЕТОВНА- 1977-1978гг.
  15. 15.  АХМЕТОВА РАВИЯ САЛИХЗЯНОВНА-1978-1979гг.
  16. 16.  ХАФИЗОВА СВЕТЛАНА ГРИГОРЬЕВНА-1979-1989гг., 1994-2005гг.
  17. 17.  ПЛЕШАКОВА ДАМИРА ГАРИПОВНА -1989-1994гг.
  18. 18.  ХАМИДУЛЛИНА РЕЗЕДА АЮПОВНА-2005-2015гг.
  19. 19.  АХМЕТШИНА ЗЕМФИРА РАСИЛОВНА-  с  11.11.2015г.

1980нче елның 1 октябреннән-Питрәч үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директорлары

 

     Беренче китапханәчеләр китапханә һәркем өчен туган өе кебек якын һәм мәдәният учагы булсын өчен күп көч куялар. Китапларны һәм газетларны кычкырып уку иң популяр форма була.

     Беренче китапханә ике  катлы агач өйнең икенче  катында урнаша. Бүлмә бик зур һәм якты,  ә балалар өчен аерым кечкенә бүлмә була.   Китапханәдә күбесенчә авыл хуҗалыгы, политика буенча 8 мең данә китап була.

          

 

     Китапханәче Чернечкова Евдокия Федоровна истәлекләреннән:

 

 

 

       “Сугыш елларында район китапханәсендә  Мельникова Ольга Михайловна эшләде,  в 1945нче елда китапханәгә ул мине-иптәш кызы Чернечкова Евдокия Федоровнаны  алып килде. Без әле бик яшь идек.Безгә ул вакытта утын әзерләүдә,колхозга кыр эшләренә, зернотокта, фермада  эшләргә туры килде.   Алдынгы комсомол буларак, безне Ольга Михайловна белән авылларда җыелышлар уздырырга, халык арасында аңлату эшләре алып барырга  җибәрәләр иде.  

Сугышның беренче көннәреннән минем олы абыемны- фотографны, сугышка алдылар.  Ул үзенең фотоаппаратын, ничек эшләргә икәнен өйрәтеп,  миңа биреп калдырды.  Ул вакытта Питрәчтә фотографлар булмаганга күрә, миңа, мәктәп укучысына, авылдашларны фотога төшерегә туры килде. Китапханәдә эшли  башлагач, фотоаппаратның  миңа бик кирәге чыкты. Хәзер ул, сугыш еллары реликвиясе булып,Питрәч туган якны өйрәнү музеенда саклана.  

Питрәчлеләргә сугыш елларында тормыш бик авыр иде, ләкин аларның күбесе китаханәгә йөрүдән туктамады. Дәресләрдән соң укучылар китап алырга килсәләр, олылар газетлардан  фронт хәлләрен белешергә, соңгы яңалыкланы белергә киләләр иде. Оекбашлар, бияләйләр бәйләп фронтка посылкалар җибәрә иделәр.Оборона фондына  акча җыйдылар.  Китап фондын саклар өчен, без өй буенча китаплар җыя идек. Кайберләре китапханәгә үзләренең китапларын бүләк иттеләр.”     

  1947 елда   Ольга Михайловна һәм  Евдокия Федоровна Норлат техникумына укырга китәләр. Алар урынына китапханәгә  Ольга Андреевна Оспенникова килә,  1911 елда туган, безнең районга  эвакуацияләнгән. Район китапханәсендә ул 1954 нче елдан 1966 елга кадәр эшли.

Питрәч районында –  ул 1930нчы елның 10 августында оеша, Бөек Ватан сугышы башланганда 10 изба-читальня була.  Болар: Иске Шигали (1924г), Шәле (1927г.),  Пимәр (1930г), Колай (1932г), Питрәч  үзәгендә (1933г), Богородский (1938), Кибәч (1939г.) Күн (1939г.),  Татар Тау Иле (1939г.), Шихазда (1939г.) авылларында.

 Сугыш елларында изба-читальняларның берсе дә ябылмый, яңадан өч изба-читальня ачыла:  Белкино (1944г), Чыты (1944г.), Ленино-Кокушкино (1945г.) авылларында. Изба-читальняларның эше өчен район мәгариф бүлеге җавап бирә.  Китапханәчеләр һәм избачлар пропагандистлар һәм агартучылар  булалар.

        Питрәч районының изба-читальнялары район тормышында актив катнашалар, шулай ук  фашистлардан азат ителгән районнарга кулдан килгәнчә булышалар. Бу турыда 1944нче елның 11 мартында «Красная Татария»  газетасы “Орел өлкәсе китапханәләре өчен” дигән статьясында  болай дип яза: « Районыбыз хезмәтчәннәре Орел өлкәсе китапханәләрен торгызуда актив катнашалар. Күптән түгел яңа китаплар партиясен, алар арасында   В.И. Ленин, И. В. Сталин әсәрләре, К. Маркс хезмәтләре һәм матур  әдәбият, җибәрделәр».  

       Финанс авырлыклар булуга карамастан, 40-нчы еллар ахырында клублар һәм китапханәләр челтәрен  торгызу башлана.  Бу турыда  1945 елда  «Красная Татария» газетасы “Яңа изба-читальнялар” дигән публикациясендә болай дип язды: “1945 елның сентябрендә Питрәч районың Екатериновка, Аркатово, Әлбәден һәм   Арышхазда авылларында яңа изба-читальнялар төзи башладылар”.  Авыл халкына хезмәт күрсәтүне арттыру өчен,   “Һәр колхозга- китапханә”   хәрәкәте башлана.

 Шулай итеп, безнең китапханәләр авыр сугыш елларында да китап укучыларга хезмәт күрсәтүнең иң яхшы традицияләрен саклап калалар. Туган илгә карата мәхәббәт тәрбиялиләр.

  

Район китапханәсе сугыш елларында Питрәч авылыныың Почтовая урамында, чиркәү янында урнашкан була (бүгенге «Добреев» сату үзәге).    

 

 

 

Олылар әйтүе буенча, 1960нчы елларда Район китапханәсе    Механизаторлар урамында, хәзерге  «Колокольчик» балалар бакчасы урынында урнашкан була. Бер катлы агач йортта Мәдәният йорты, олылыр һәм балалар  китапханәсе була.

Питрәч авылында 1968 елда 2 катлы яңа Мәдәният йорты салалар. Аның икенче катына  Үзәк китапханә урнаша.

1990 елда ул Гагарин урамындагы бер этажлы бинага күчә  (хәзер ул йортта Волостновлар гаиләсе яши).  

  1997 елда Балалар иҗаты йорты салына. Аның беренче катына Үзәк китапханә һәм балалар китапханәсен күчерәләр.

  2006нчы елда Район мәдәният йортына реконструкция ясыйлар. Яңа өченче кат төзиләр, шунда  Үзәк китапханә һәм балалар китапханәсе күчә.

 

 

 

 

ТАССР Мәдәният министрлыгының “Дәүләт китапханәләрен үзәкләштерү” исемле 7 июль 1980 елгы 191- нче номерлы приказы белән  Питрәч районында  1980 нче елның 1 октябрендә   китапханәләрне үзәкләштерү уздырыла.  Питрәч районы мәдәният бүлегенең 31нче приказы нигезендә яңа штатлар кертелә. Китапларны туплау һәм эшкәртү, методик-библиография, бердәм фондны оештыру һәм куллану группасы бүлекләре кертелә.    

2010 нчы елның 10 январендә «Питрәч муниципаль районы Үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре” муниципаль  бюджет  учреждениесе  оештырыла.   Аңа 26 китапханә: 1  Үзәк , 1 Балалар, 24 авыл китапханәсе һәм  “Хуҗалык-эксплуатация хезмәте” керә (ХЭС).

 2012елдан  китапханә  АБИС «Руслан» программасында эшли.   

 2011 елдан   Үзәк китапханә базасында   сайт эшли.          

 2014 елда социаль челтәрдә «В контакте» группасы эшли     http://vk.com/club71701423.

 

Үзәк китапханәдә “Хуҗабикә”, “Яшь гаилә клубы”, “Үзеңә үзең булыш”, “Үзебез тудырган могҗиза”,  “Синең сайлау”  һәм патриотик хәрәкәт “Йөрәк истәлеге” клублары эшләп килә.

ПИТРӘЧ ҮЗӘК КИТАПХАНӘСЕНЕҢ ЭШ ЮНӘЛЕШЛӘРЕ:

 

¨Контроль күрсәткечләрне җиренә җиткереп үтәү һәм китапханәгә яңа укучыларны тарту;

¨Китапны һәм китап укуны пропагандалау, информацион үсеш дәрәҗәсен тәрбияләү;

¨Әдәби һәм поэтик конкурслар аша иҗади сәләтне үстерү;

¨Кулланучыларның һәрберсен китапханәнең мәдәни--агарту эшенә тарту;

¨Китапханәнең фонды актуаль булуын  һәм саклауны тәэмин итү;

 

¨ Кулланучыларны тарихи әдәбиятны  укуга тарту;  

¨Дәүләт хезмәтенең электрон төрен китапханә эшчәнлегенә этаплап кертү;

¨Дистанцион һәм стационардан тыш хезмәтләрне түләүле хезмәт итеп үстерергә;

¨     Китапханәдә информацион хезмәтнең түләүле номенклатурасын арттыру;

¨     Профессиональ белемне һәм квалификацияне үстерергә;

¨       Татарстан Республикасында милли сәясәткә багышланган  информацион ресурсларны формалаштыру;  

¨     Китапханәдә яңа программалар, инновацион проектлар эшләү;  

¨     Кулланучыларга информацион хезмәт күрсәтү.  

 

Үзәк китапханә бүген - Питрәч районының мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә иң кирәкле учреждениесе.