Центральная библиотека

"Яңа ел"

Яңа ел – иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе, шул уңайдан 27 нче декабрь көнне Үзәк китапханәбездә “Хуҗабикә” һәм “Үз куллары белән могҗизалар тудырырга сәләтле” дип исемләнгән клубка йөрүчеләр кунакка килделәр.

Кунакларны алып баручы Үзәк китапханә хезмәткәре Карсакова А.Г каршы алды, якынлашып килүче яңа ел бәйрәме белән котлап үтте, шул арада Үзәк китапхәнә хезмәткәре Ильясова А.Р. Убырлы Карчык булып киенеп үзенең күңелле җырлы-биюле уеннары белән кунакларның күңелен күрде.

Килгән кунакларны Яңа ел белән котлап, уңышлар теләп, китап сөюче укучыларыбызны китапханәбездә көтеп калабыз диеп саубуллаштылар.