Ковалинская сельская библиотека - филиал № 9

Кәвәл авылы китапханәсе тарихы

Кәвәл авылы  китапханәсе тарихы

          1947 елда Кәвәл авылында беренче мәртәбә избач яки уку йорты ачыла. Ул иске клуб янында 4х5 размерлы бер кечкенә өйгә урнаштырыла. Уку йортына фронтовик Саликиев Н.И. җитәкчелек итә.

         Әле бу вакытта китаплар бик аз була. Сугыштан соңгы авыр еллар. Уку йортына кыш көне җылыту өчен утын алып кайтырга ат юк, чөнки булган атлар сугыштан әйләнеп кайтмый. Үгезләр белән утын алып кайтыла. Кичләрен авыл яшьләре избачка җыелып 7ле лампа яктысында яңа газета-журналлар укыйлар. Чөнки бу вакытта электр утлары янмый.

         1959 елда избачта Чернова О.М. эшли. Авыл халкы алдында ” Колхоз – крестьяннар өчен коммунизм мәктәбе”, “Китапсыз белем юк, белемсез коммунизм юк!” – дигән чакырулар куела.

         Уку йорты көн саен үзгәрә, кирәкле материаллар белән тулылана бара. Мәсьәлән, Казан шәһәре Киров районы хезмәтчәннәре безнең районга шефлык итәләр, шул исәптән безнең колхозга да. Алар безгә узләреннән арткан кызыклы матур әдәбият, авыл хуҗалыгы  китаплары алып киләләр...  Уку йортында 500гә якын китап була. Уку йорты бинасы иске булу сәбәпле,  ул авыл Советы бинасына күчерелә. Бу йорт якынча 60 м2 ны били. Бу бинага авыл Советы, җирле радиоузел, почта һәм избачны урнаштыралар. 1961 елның сентябрь аенда электр уты үткәрелә. Тормыш күзгә күренеп яхшыра. Колхозга 1959 елдан И.Ф.Ларионов җитәкчелек  итә. Колхоз бөтен күрсәткечләр буенча районда гына тугел, республикада алга чыга.

         1963-1964 елларда авылда сигезьеллык мәктәп ачыла. Шул вакытта яшьләрне укыта башлыйлар.

Тарихи еллар белешмәсе

                                                                                                                                 1968 ел 1 сентябрь. Питрэч район Советы башкарма Комитеты карары нигезендә һәм Питрәч районы культура бүлеге приказы буенча Кәвәл авылында китапханә ачыла. Китапханәдә Колчина Елена Федоровна эшли башлый. Китап фонды 550 данә, ике  шкаф, 10 данә эскәмия, 1 өстәл, эшләр өчен бина  бик кечкенә була - 15 м2 гына. Утын ягып җылытыла, һәр атна дүшәмбе көнне шул кечкенә бинада партия укулары үткәрелә. 30-35 кеше партия члены була, аңа мәктәп директоры Петров Я.С. җитәкчелек итә.

          1969 ел 7 ноябрь- авылда Культура йорты ачыла. Шул бинада китапханә, уку залы урнаштырыла. Китапханәнең мәйданы 36м2, уку залы 60 м2. Колхоз идәрәсе, партком, авыл Советы  китапханә эшенә бик зур игътибар бирә.

         1970 ел июнь аенда колхоз идәрәсе Казан шәһәре Нариманов урамы 66 да урнашкан мастерскойда китап куяр өчен 5 данә стеллаж һәм 40 данә уку залы өчен кресло эшләтә.  Колхоз идәрәсе болар өчен 700 сум акча күчерә.

         1971 елда колхоз идарәсе Казан шәһәре Бауман урамына урнашкан китап кибетеннән 350 сумга китаплар алып бирә.

         1972 елда колхоз идарәсе Декабристлар  урамына урнашкан бибколлектордан  китап алу өчен 150 сум акча күчерә. Китап фонды артканнан арта бара. 3100 данә китап исәпләнә һәм колхоз тагы 90ар сумга 2 китап куя торган шкаф алып бирә. Китапханәгә укучылар бик теләп йөри, төрле чаралар үткәрелә.

          Район культура бүлеге мөдире Ушатов Н.И.,  район китапханә мөдире Миннебаева Ә.М. безнең китапханә эше белән канәгать булалар. Китапханә эше 1973 елда бөтен район китапханәләре арасында икенче урынны били.

         Партия оешмасы китапханәгә телевизор бүләк итә, 1973 елның июнь аенда китапханәгә Казан шәһәренең В.И. Ленин исемендәге Милли китапханә директоры И.П. Делешова килә һәм китапханә эшенә уңай бәя бирә.

  Китапханәнең эше күзгә күренеп яхшыра, төрле массовый чаралар үткәрелеп тора. Китапханә, мәктәп, мәдәният йорты  авыл яшьләре белән тыгыз элемтәдә тора.

           Район культура бүлеге 1974 елда китапханәгә 9 китап полкасы, 5 өстәл бирә.

          Китапханәдә авыл халкы алдында төрле кызыклы кичәләр, КВН, әдәби кичәләр даими үткәрелеп тора.

         Һәр атнаның дүшәмбе көне уку залында партия һәм комсомол укулары үткәрелә. Терлекчеләр һәм механизаторлар белән укулар оештырыла, аларга агроном Аргаков Н.М. һәм зоотехник Измайлов М. В. җитәкчелек итә.

          1975 елның 19 июнендә Колчина Елена Федоровнаны  авыл Советы секретаре итеп сайлап куялар һәм китапханәдә Измайлова О.П. эшли башлый.

          1977 елда  кадрлар алышына, китапханәдә Жандарова М.Ф. эшли.

          1978 елда Захарова О.П, ә 1979 елдан Шипшова В.П. эшли башлый.

           1995 елның 11- маеннан яңадан Туктарева Елена Федоровна  эшли башлый.

         2002 елда көчле давыл чыгып культура йорты түбәсен алып (куптарып) ташлый. Шуннан соң түбә ябарга материал булмау сәбәпле,  стенадан су үтеп стеналар җимерелә башлый. Китапларга су үтә һәм район администрациясе, район мәдәният бүлеге карары нигезендә, китапханә 2004 елның август аенда мәктәп бинасына күчерелә, һәм мәктәп китапханәсе белән берләштерелә.

           Кәвәл авылы китапханәсе Кәвәл җирле үзидарә  Советы карамагына кергән Чуча, Урывкино, Кәвәл авылында яшәүчеләргә хезмәт итә.

Кәвәл авылы китапханәсенең эш юнәлешләре:

  • Китап укуны һәм китапны популярлаштыру;
  • Әхлак һәм хәрби-патриотик тәрбия;
  • Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау;
  • Экологик тәрбия;
  • Халыкның хокук турында мәглүматын үстерү.

 

Түләүле хезмәт:

     -    Түләүле абонемент

-         Мәглүматны интернеттан эзләү

-         Фотографияләрне һәм документларны сканировать итү

-         Документларның күчермәсен ясау, принтердан чыгару

-         Электрон презентация ясау.

          2004 елда Кәвәл мәктәбендә укучы укучылар тулысы белән китапханәгә китап укучы итеп тартылдылар. Без моны төрле мероприятиеләр уткәреп, төрле алымнар аша тарттык. Китапханә 30 га якын газет һәм журнал ала.

           Мәктәп укучылары, укытучылар белән киңәшеп, китапханәдә кечкенә музей оештырыла. Музей оештыруда җирле мәктәп укучылары һәм өлкән кешеләр ярдәм итә. Өйләрендә булган көнкүреш әйберләрен музейга тапшыралар. Китапханәдә китап укыр өчен бөтен шартлар тудырылган, җылы, якты, һәрбер китап укучы өчен китапханә ишекләре ачык.

         Китапханәдә көндәлек килгән газет – журналларга һэм яңа кайткан китапларга даими рәвештә телдән журнал, обзорлар, беседалар , кычкырып укулар, китап кургәзмәләре оештырыла, альбомнар төзелә. Даими рәвештә КВН, әдәби -музыкаль кичә, төрле очрашулар оештырылып тора.

          Кәвәл авылы китапханәсендә 2008 елның 1 июленнән Жмакова Зоя Леонидовна эшли. 2014 елда Казан дәүләт культура  һәм сәнгать университетының музей факультетын  бетерә.

  Бүгенге көндә китапханәдә 10 меңнән артык китап исәпләнә.